Ответы на вопрос:
Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (суык) * аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (суык) * аягы юк, кулы юк, тәрәзәгә гөл ясый. (суык) * үзе ямьсез ыжгыра, кар буранын туздыра. (буран) * йон түшәгем ертылды, бөтен дөнья йон булды. (буран) * котыра да үкерә, бөтен җирне тутыра. (буран) * у-у, улыйдыр, йоннан бура бурыйдыр, койма белән урыйдыр. (буран) * кышын ята таштай, язын чаба аттай. (боз) * көзен туа, язын үлә. (боз) * утта янмый, суда батмый. (боз) * тышка куйдым − таш булды, өйгә керттем − су булды. инде нихәл итәем, утка куйсам − бу булды. (боз) * мамык юрган, кат-кат сырган, үзе суп-суык. (кар) * менә ята җәүһәр таш, алыйм дисәң, юк була. (кар) * элек үзе судан туды, хәзер үзе су тудыра; ак мамык кебек, ялтырый алмаз кебек. (кар) * ак ак киезгә ятыр. (кар) * мамык түшәгем җиргә түшәдем. (кар)
Популярно: Математика
-
ruchina8902.11.2020 23:04
-
c1Darkness1c11.08.2022 01:52
-
hanter1321.09.2022 02:15
-
егор2357858426.08.2020 04:40
-
Dilnaz20030125.05.2023 23:06
-
Iekul18.04.2023 06:03
-
viktoriakruminaВика11.03.2023 04:40
-
lcdnek19817.08.2022 10:24
-
milena2018128.01.2023 08:54
-
milenkoInyashno19.07.2022 06:03