Ответы на вопрос:
мәктәп директоры булсам директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. тәртипсез булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем. малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. аларның авыл укытучылары җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр. мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә нәкъ менә ике дәрес арасында яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.
укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем. мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем. менә мин шундый директор булыр идем! татар телендә 100 сочинение
Популярно: Литература
-
Zay456516.04.2021 14:26
-
Fukci13.08.2020 06:18
-
eeee193107.03.2020 14:54
-
Sillyteenager20.02.2021 10:36
-
врошдщ21.08.2021 04:51
-
shmklevdima14.09.2020 22:13
-
rdutchik12.05.2022 12:28
-
ivanychboss09.06.2022 05:47
-
умник123567815.06.2021 06:07
-
LIONVIP27.04.2023 16:18