Ответы на вопрос:
директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. тәртипсез булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.
малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. аларның авыл укытучылары җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр.
мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә нәкъ менә ике дәрес арасында яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.
укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем.
мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем.
менә мин шундый директор булыр идем!
Популярно: Математика
-
Nesnayka22815.04.2021 14:47
-
софия73002.07.2020 21:16
-
nastiatsiupak15.04.2023 09:26
-
Лилесим12.10.2021 10:55
-
nagornayka6929.03.2021 14:55
-
SanyaLe913.05.2023 08:34
-
рипрмот15.04.2022 03:36
-
evgen9007910.02.2021 22:12
-
друг10014.05.2021 16:10
-
киса79803.12.2021 08:49