Есть ответ 👍

Татар теленнән итоговый тест
1 вариант
1. Исем нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
б) билгенең билгесен
в) предметны

2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?
_________________________________________________

3. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем
а) кушма исем дип атала
б) ясалма исем дип атала
в) парлы исем дип атала

4. Берлек санның күрсәткече
а) –нар/-нәр
б) –лар/-ләр
в) дөрес җавап бирелмәгән

5. Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:
а) килеш кушымчалары;
б) тартым кушымчалары;
в) сүз ясагыч кушымчалар;

6. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?
а) модальлек сүз төркеме
б) мөстәкыйль сүз төркеме
в) бәйләгеч сүз төркеме

7. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?
Ак кар, караңгы төн, таза егет, матур кыз, гомуми караш, рәсми кәгазь.
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе

8. Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә
А)Алсу мәктәптә укый.
Б)Бүгенге урамда җылы.
В) Мин кибеткә бардым.
9. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?
а) -лар, -ләр;
б) -рак,- рәк;
в) -лы,-ле кушымчалары чрдәмендә.

10. Сан белән ачыкланган исем:
а) сыйфатланмыш дип атала;
б) саналмыш дип атала;
в) берничек тә аталмый;
г) аныкламыш дип атала.

11. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?
_________________________________________________

12. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?
а) иртәгә Ильдус күлдә йөзәр;
б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;
в) бер чокырда мең чокыр;
г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты.

13. Рәвешнең дәрәҗәләрен санап чыгыгыз.
_________________________________________________

14. Парлы рәвешләрне тап.
а) көн, төн;
б) көн-төн, иртә-кич;
в) бүген, быел;
г) ул елны, әллә нигә бер;

15. Алмашлыкның төркемчәләрен язып чык?
_________________________________________________

16. Тартым алмашлыкларын билгелә.
а) әтинеке, апаныкы;
б) аныкы, минеке;
в) сине, мине;
г) бара, килә.

17. Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?
а) билгеләү алмашлыкларыннан;
б) сорау алмашлыкларына әллә, -дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчалары ялганып ясала;
в) килеш кушымчалары ярдәмендә;
г) тартым кушымчалары ярдәмендә.

18. Боерык фигыльләрне табыгыз.
а) Кайтасы, киләсе, эшлисе
б) Көт, көтмәсен, килегез
в) Барса, килсә, укыса

19. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
_______________________________________________

20. Хәзерге заман хикәя фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр?
а. нишли? нишләми?
б. нишләде? нишләмәде?
в. нишләячәк? нишләр? нишләмәс?

144
185
Посмотреть ответы 1

Ответы на вопрос:


к гигантом- это самая большая звезда во всём мире

Популярно: Другие предметы