Есть ответ 👍

Code blocks! help! нужно написать программу, которая найдет периметр квадрата, если известны стороны!

233
433
Посмотреть ответы 1

Ответы на вопрос:

HappyGamerPro
4,6(59 оценок)

Июнь — чәчәкләр ае. шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. бу айда кортлары армый-талмый эшлиләр, җыеп калырга тырышалар. июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк! беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. без чишмә буенда ял итәргә туктадык. бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык. июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. мин каен җиләге җыярга яратам. каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән? ! савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. ә җиләк сине һаман җибәрми. үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. аның тәме.. бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!

Популярно: Математика