Ответы на вопрос:
Атар халкында "хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. һәр кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. мин − авыл . шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа. яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә. яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. "җәйге көн ел туйдыра" диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора. әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле.
Популярно: Психология
-
rmandzinDhsha26.01.2020 12:53
-
sonasandimirova17.05.2022 12:00
-
glebpoltorak19.02.2023 09:08
-
PWBC28.12.2020 15:03
-
Alesja478804.01.2023 15:25
-
bosschakalev19.06.2023 16:23
-
kychymm17.10.2021 22:51
-
Сchernyh14.05.2021 11:38
-
mrpirogoff201406.12.2021 20:37
-
maksategemberdi04.03.2020 23:30