fjfnk
26.01.2021 21:16
Литература
Есть ответ 👍

Напиши о переживаниях пети. маршак-чего

195
425
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

FalleNGoD7
4,8(73 оценок)

Втемноте увидел петя человека у стены. оказалось на рассвете - это куртка и штаны. рукавами, как руками, куртка двигала слегка, а штаны плясали сами от ночного ветерка. в темноте увидел петя ступу с бабою-ягой. оказалось на рассвете - это печка с кочергой. это печь, а не яга, не нога, а кочерга в темноте увидел петя: сверху смотрит великан. оказалось на рассвете - это старый чемодан.
NikroManSky
4,5(18 оценок)

Табигатьне саклыйк! яралы кошлар кебек сызлана үләннәр дә, табигать мәрхәмәтле, кадерен белгәннәргә. матурлыклар кипмәсен, урманда, болыннарда. барча тереклек калсын киләчәк буыннарга. з. минһаҗева. табигать-безнең туган йортыбыз. сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. адәм кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге дип әйтер идем мин. туган як, туган җир дибез. бу сүзләрнең никадәр кыйммәтле булуын аңлыйбыз. минем дә туган ягым бик матур. ә туган якның матурлыгы, әлбәттә, ул аның табигате. ямьле идел елгасы буенда яшим мин. идел елгасының каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек булмаган искиткеч гүзәллегенә сокланып үтә минем. әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! 2013 ел-экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. мәктәптә дә, аеруча татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә, табигатьне саклау турында бик күп чараларда катнашабыз, әдәби әсәрләр бик күп укыйбыз, төрле конференцияләр, диспут-дәресләр үткәрәбез. табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек-электән әдипләребез тарафыннан күп әсәрләрдә күтәрелгән. әмма кеше барыбер үзенекен итә. табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. әйе, аңлы рәвештә, чөнки аллаһы тагәлә тарафыннан кешегә, хайваннардан аермалы, акыл, зиһен бирелгән. шуңа күрә кеше табигатьне аңлы рәвештә һәлакәткә илтә дип әйтер идем мин. аннан башка яши алмаганын да белә ул. чөнки адәм табигатьтән башка бер көн дә яши алмый. табигать-безнең яшәү чыганагыбыз. елдан-ел суларыбыз пычрана, очсыз-кырыйсыз урманнарыбыз бер мәгънәсезгә киселә, заводларының агулы газлары белән чиста һавабыз бозыла. болар әле кешелек дөньясының табигатебезгә салган зыянының бер өлеше генә. без-киләчәк буын. ә киләчәк буынның яшәеше табигать белән бәйле. табигатьне, туган йортыбызны, зарарланудан без туктатмасак, ни булыр соң? уйлавы да куркыныч. берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп, чүл уртасында калмабызмы? менә шул турыда, һичшиксез, һәрбер кешегә уйларга кирәк, минемчә. адәм иртәгә нәрсә буласы турында уйламаганга күрә, табигатькә карата шундый рәхимсез мөнәсәбәттә, минемчә. кеше туганым! әйдә туган табигатебезне саклыйк! һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик. агачлар утыртыйк, яшеллекне саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк, күбрәк җәяү йөрик! бер-беребезнең сүзләренә колак салып, изге эшләргә тотынсак, табигатебез дә безгә карата мәрхәмәтлерәк булыр иде. өлкән, урта, яшь буын кешесеме син, барыбер. туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик. пычратмыйк, зарарламыйк, агуламыйк аны. киресенчә, яшь буын яшәргән кебек матурайсын, чистарсын гүзәлләнгәннән гүзәлләнсен иде ул. бер-беребезне туктатмасак, моңа ирешә алмаячакбыз.

Популярно: Литература