Ответы на вопрос:
*ишектән керер, түргә менеп утырыр. (суык) * аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (суык) * аягы юк, кулы юк, тәрәзәгә гөл ясый. (суык) * үзе ямьсез ыжгыра, кар буранын туздыра. (буран) * йон түшәгем ертылды, бөтен дөнья йон булды. (буран) * котыра да үкерә, бөтен җирне тутыра. (буран) * у-у, улыйдыр, йоннан бура бурыйдыр, койма белән урыйдыр. (буран) * кышын ята таштай, язын чаба аттай. (боз) * көзен туа, язын үлә. (боз) * утта янмый, суда батмый. (боз) * тышка куйдым − таш булды, өйгә керттем − су булды. инде нихәл итәем, утка куйсам − бу булды. (боз) * мамык юрган, кат-кат сырган, үзе суп-суык. (кар) * менә ята җәүһәр таш, алыйм дисәң, юк була. (кар) * элек үзе судан туды, хәзер үзе су тудыра; ак мамык кебек, ялтырый алмаз кебек. (кар) * ак ак киезгә ятыр. (кар) * мамык түшәгем җиргә түшәдем. (кар) * ак ашъяулык таптык, җир өстенә яптык. (кар) * канатсыз оча, аяксыз чаба. тышта өелә, өйдә җәелә. (кар) * ятты-ятты да елгага карап чапты. (кар) * суык булса тик ята, һичбер сүз дәшми, каты салкын кышларда да сабыр итә. яз башында көн җылынгач йөгерә башлый, бик эсседә канатлана, очып китә. (кар) * бабай килгән сагынып, ак чикмәнен ябынып. (кыш килү)
Популярно: Математика
-
SANMAN2631.07.2021 19:08
-
КирилБадабумшик11.07.2020 15:09
-
marina051025117.04.2020 20:50
-
Sonya4513806.06.2021 07:31
-
Romanby103.02.2020 15:41
-
maroreya27.08.2022 21:00
-
nagibator22833311.05.2020 16:23
-
nastabugrim24.10.2022 04:04
-
Vania16118.07.2022 16:05
-
56842398426822.08.2021 06:04