Написать сочинение по татарскому на тему 'минем яраткан шогылем' ( моё любимое занатие)
267
401
Ответы на вопрос:
Думаю что так! ) мин нәрсә эшләргә яратам соң? китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам. әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде. беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. безнең камыр табага ябышып көйде. крем артык сыек булып агып бетте. никадәр ризыкны гына әрәм иттек. ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым. икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. килеп чыкты бит! тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән. әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. и, әнинең мине мактаганын күрсәгез! мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем.
это легко.
площадь круга равна 2 пи*r2 радиус равен 4 см. пи = 3.14
s= 2*3.14 * 16 = 100.48 cм2 (вроде так должно быть)
Популярно: Математика
-
матвей42612.10.2021 02:35
-
gulchik1979g06.11.2020 12:44
-
12050556789020.02.2021 21:05
-
Valentinka07916.12.2021 05:30
-
славик5512.10.2021 22:09
-
Настя5525105.02.2022 06:35
-
ник399904.04.2023 03:37
-
ailchencko201024.02.2023 00:16
-
kutluyulovarrr09.05.2023 16:12
-
DaNKoLaB13.07.2021 01:18